Район нефтьчеләренә район башлыгы Фәрит Хөснуллинның бәйрәм котлавы

Бүген без Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәбез. Нефть һәм газ чыгару тармагы республиканың, шул исәптән безнең районның да, тотрыклы икътисади үсешенең төп факторы булып тора. Төрле өлкәдә төзелешләр, ремонт һәм төзекләндерү эшләре нефтьчеләребез ярдәме белән алып барыла. Без социаль программаларны тормышка ашыруда, хәйриячелек акцияләрендә аларның һәрьяклы ярдәменә таянабыз. «Җәлилнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе коллективы Татарстан нефте һәм газында саллы өлеше белән горурлана ала. Ә без, үз чиратыбызда, коллективның тырыш хезмәте алдында баш иябез, киләчәктә дә уңышлы эшләр телибез.
Хөрмәтле райондашлар! Сезне бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, бәрәкәтле имин тормыш телим.
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы
Нет комментариев