Белем бәйрәме көне уңаеннан район башлыгы котлавы

Белем бәйрәмен без барыбыз да дулкынланып көтеп алабыз. Чөнки мәктәп еллары һәркемнең хәтеренә мәңге уелмаслык булып кереп кала. Бу көнне без беренче кыңгырауны, тугрылыклы сыйныфташларыбызны, кайгыртучан укытучыларыбызны искә төшерәбез.
Кеше белемсез яши алмый. Әмма белем туплау - җиңел эш түгел, аның өчен тырышлык та, түземлек тә сорала. Мәктәп бусагасын атлап керү һәркем өчен шатлык булсын, алган белемнәрнең, аны биргән укытучыларның кадерләрен белик. Мәктәпләрне төзекләндерү буенча республика программалары, «Үз мәктәбеңә ярдәм ит», «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» акцияләре уңышлы дәвам итсен, чөнки алар яңа уку елына әзерлекне тагын бер баскычка күтәрә. Укучыларга, мөгаллимнәргә уңышлар, яңа ачышлар юлдаш булсын.
Нет комментариев