Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Корбан гаете белән котлый

1 сентябрьдә халкыбызның иң олы бәйрәмнәренең берсе булган Корбан гаетен билгеләп үтәбез. Бу мөбарәк бәйрәм һәрберебездә иман нурын арттыра, изгелекләргә омтылу хисләрен уята. Әлеге күркәм хисләр төрле милләт халыкларының үзара аңлашуына һәм якынаюына этәргеч бирә.
Районыбыз мөселманнары, башка дин вәкилләре белән бергәләп, рухи-әхлакый мирасыбызны баетуда, социаль әһәмияткә ия программаларны гамәлгә ашыруда, яшь буынны тәрбияләүдә актив катнашалар, бу, үз чиратында, җәмгыятебезнең әхлакый яңарышына ярдәм итә. Ислам, республикадагы башка традицион диннәр кебек үк, рухи кыйммәтләрне ныгытуга, туган җиребездә тынычлыкка һәм татулыкка үз өлешен кертә.
Изге Корбан бәйрәме өйләребезгә шатлык һәм бердәмлек алып керсен, иминлек, мәрхәмәт һәм бәрәкәт китерсен, киләчәккә өметләрне һәм ышанычны арттырсын.
Хөрмәтле райондашлар! Сене бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм! Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, бәрәкәтле имин тормыш телим.
Нет комментариев