САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Корбан гаете мөбарәк булсын!

01 сентября 2017, 08:00

845

0

0

Корбан гаете мөбарәк булсын!

Хөрмәтле райондашлар, мөхтәрәм дин кардәшләр! Иртәгә барлык мөселман дөньясы Корбан бәйрәмен билгеләп үтә. Мәккәи - Мөкәррәмәдә хаҗ кылу тәмамлануны белдерүче һәм күркәм эшләр кылуны, рухи чисталыкка ирешүне гәүдәләндерүче әлеге изге көндә районыбыз авылларында азан тавышлары яңгырап, бәйрәм намазлары укылачак. Корбан чалу - Аллаһка якынаю дигәнне аңлата. Әлеге бәйрәм бигрәк тә авыруларга, бәла-казаларга юлыккан мөселман кардәшләребезгә, олы буын вәкилләренә, ятимнәр һәм мохтаҗларга битараф калмаска, аларга игътибар һәм ихтирам күрсәтергә чакыра. Бу көннәрдә күп кенә хуҗалыкларда корбан чалыначак, сый-нигъмәтле табыннар әзерләнәчәк, корбан ите мохтаҗларга һәм ярлыларга таратылачак.

Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Корбан гаете мөбарәк булсын!Изге бәйрәмебез игелекле эшләргә, гамәлләргә өндәсен, якты өметләр алып килсен, барлык матур ниятләребез һәм хыялларыбыз тормышка ашсын. Барыгызга да сәламәтлек, гаилә бәхете, бәрәкәтле, мул тормыш телибез

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев