САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Зур Нөркәйдә Фоат абый Минһаҗевка 90 яшь тулды

16 августа 2017, 10:03

793

0

0

Зур Нөркәйдә Фоат абый Минһаҗевка 90 яшь тулды

Зур Нөркәй авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Минһаҗев Фоат Минһаҗ улына 90 яшь тулды. Россия Президенты котлавын аңа район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тапшырды. Ветеранны котларга Зур Нөркәй авыл җирлеге башлыгы Рәшит Гайсин, район социаль яклау идарәсенең матди ярдәм күрсәтү бүлекчәсе җитәкчесе Резедә Хаҗиева да килгән иделәр. Бу көнне Фоат абый хөрмәтенә бик күп мактау сүзләре әйтелде. Гомер буе хезмәттән башканы белмәгән ветеран бүген дә хәрәкәттә, биш вакыт намазын калдырмый, кулыннан Коръәне төшми. Юбилее белән котларга килүчеләргә булган изге теләкләрен дә ул Коръән аятьләре белән ирештерде. Ветеран хакында тулырак язманы газетаның алдагы саннарыннан укый аласыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев