САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Хуш, мәктәбем!

25 мая 2012, 04:46

981

0

0

Хуш, мәктәбем!

Бүген - 25 май. Бу датаны ишетүгә, күңелгә иң беренче булып "Соңгы кыңгырау" сүзләре килә. Әйе, бүген - мәктәпләрнең унберенчеләре белән саубуллашу көне. Соңгы кыңгырау чыңы сезне ак юллар буйлап кына озата барсын, хыялларыгызны тормышка ашырырга әйдәп торсын, хөрмәтле укучылар!
Газета укучыларга Әлмәт авылыннан Лилия Тимербаеваның шигырен тәкъдим итәбез. Ул аның 11 ел элек Әлмәт урта мәктәбенең 1 нче сыйныфына кабул иткән укучыларына гына түгел, барлык чыгарылыш укучыларына да "Соңгы кыңгырау" бәйрәме уңаеннан бүләк булсын.
Чыгарылыш сыйныф укучыларыма
Куллар болгап миңа ерактан:
"Исәнмесез, апа!" - диясез.
Тәнкыйть сүзе әйтсәм, сез хәзер дә,
Алсуланып, башны иясез.
Белем бирдем сезгә булган кадәр,
Мөлдерәсен гыйлем касәгез.
Кешеләргә гел яхшылык эшләп,
Сез бәхетле, матур яшәгез.
Елмаегыз, һәрчак көлегез сез,
Нурлар сипсен якты йөзегез.
Авырлыклар каршы килгән чакта,
Зинһар өчен, сабыр итегез.
Бер Аллаһым тел ачкычы бирсен
Сезгә сынау узган чагында;
Ышанычны бер дә югалтмагыз,
Омтылыгыз алга тагын да.
Онытмагыз ана телебезне,
Хәерле юл сезгә, балалар!
Сезнең шатлык безнең бәхет булсын,
Шул теләктә барлык аналар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев