Район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илгизәр Гаделшин Физкультурачылар көне белән котлый

Хөрмәтле райондашлар! Сезне Физкультурачылар көне белән ихлас котлыйм.
Районда спорт белән шөгыльләнергә теләүчеләргә бөтен шартлар тудырылган. Бездә 134 спорт корылмасы эшли, балалар һәм яшүсмерләр белән тәҗрибәле тренерлар шөгыльләнә. Физик тәрбия бирү мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә үк башлана. Балалар һәм яшүсмерләр спортын җәелдерү аларны шәхес буларак тәрбияләүдә зур роль уйный. Районда массакүләм төрле ярышлар, шул исәптән өлкәннәр һәм инвалидлар өчен дә, даими үткәрелеп тора. «Татарстанның чаңгы юллары», «Милләтләр кроссы» кебек чараларда теләгән һәркем катнаша. Район халкының 43 проценты даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә. Спорт кешегә физик ныклык кына биреп калмый, рух ныклыгы да тәрбияли. Сезнең барчагызга куанычлы озын гомер, күңел күтәренкелеге, уңышлар телим.
Илгизәр Гаделшин, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы.
Нет комментариев