Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Физкультурачылар көне белән тәбрикли
Хөрмәтле райондашлар, спорт сөючеләр, ветераннарыбыз! Сезне чын күңелдән Физкультурачылар көне белән котлыйм. Сезгә исәнлек-саулык, эшегездә, тормышыгызда уңышлар, куанычлы имин көннәр телим.
Юкка гына: «Сәламәт тәндә - сәламәт акыл», - димиләр. Шуңа да бүген спорт күп кенә райондашларыбызның тормышының аерылгысыз өлешенә әверелде. Аларга шөгыльләнү өчен шартлар тудыруга, гомумән, районда физкультура һәм спортны үстерүгә зур игътибар бирелә. Республика Президенты программалары нигезендә бер-бер артлы төрле спорт корылмалары төзелә, авылларда универсаль спорт мәйданчыклары сафка бастырыла.
Без районыбыз спортчыларының уңышлары белән урынлы горурланабыз. Алар арасында республика чемпионнары гына түгел, Европа күләмендәге һәм Халыкара ярышларда да җиңүләр яулап, Сарман данын күтәрүчеләр бар. Аларга, бу уңышларга ирешүгә күп көч куючы тренерларга рәхмәтебез зур. Алга таба да безне уңышлары белән куандырсыннар, арабызда сәламәт яшәү рәвешен сайлаучылар көннән-көн артсын. Барчагызга ныклык, яңа җиңүләр юлдаш булсын.
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.
Нет комментариев