Район үзәгенең Ленин урамында тротуар юллары төзекләндерү турында без хәбәр иткән идек. Әлеге эшләрдә "Татавтодор" җәмгыятенең Зәй филиалы юл мастеры Рафаэль Илалов та актив катнаша. Бүген аның туган көне - Рафаэль абыйга 67 яшь тула, тик ул, аңа карамастан, эштән туктап тормый. Без Рафаэль абыйга ныклы сәламәтлек, тормышында һәм эшендә уңышлар телибез.
Нет комментариев