САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Рантамак авылында Халисә Садыковага 90 яшь тулды

28 июля 2017, 12:22

855

0

0

Рантамак авылында Халисә Садыковага 90 яшь тулды

Рантамак авылында Садыкова Халисә апа гомер иткән йортка кунаклар җыелганнар. Балалар-оныклардан, туганнардан өй эче, ихата шау-гөр килеп тора. Сәбәбе бар: кадерле кешеләренең - 90 яшьлек юбилее. Истәлекле көне белән аны район башлыгы исеменнән район Башкарма комитеты җитәкчесе Ләис Нуртдинов, "Шәфкать" үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Рангазар авыл җирлеге башлыгы Гомәр Бариев, авыл ветераннар советы рәисе Азия Хисаметдинова тәбрикләделәр. Ләис һадиевич юбилярга Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, Фәрит Мөнәвирович исеменнән истәлек бүләге тапшырды.

Мөслим районы Баланлы авылы кызын Рантамак егете Салих урлап алып кайта. Кичке уенга клубка чыккан җиреннән ике кеше ике ягыннан култыклап, җигелгән тарантаска утырталар да, төнлә "килен төшерәләр". Каенанасы белән каенатасы инде йокларга яткан булалар. Уллары, өлкәннәрне уятып, булачак киленнәре белән таныштыра да, хатынын калдырып, басуга эшкә китә.

Шуннан матур гына яшәп китәләр. Бер-бер артлы биш малай туа. Бүгенге көндә балаларның өчесе - исән-сау, гаиләле. Һәркемнең үз эше, яраткан хезмәте бар, оныклар белән сөендерәләр әниләрен. Әтиләре Салих абыйның вафатына 1,5 ел вакыт үткән. Әниләрен берүзен калдырмыйлар малайлар. Халисә апа бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә улы Наил гаиләсендә яши. Авылга эзне суытмыйлар балалар. Барысы да кайтып, ихатаны барлап, бәрәңге-яшелчәсен утыртып, карап торалар. Халисә апаны да гомер иткән нигезенә еш алып кайталар.

- Аллага шөкер, балалар, киленнәр әйбәт, бик нык тәрбиялиләр. Хөрмәт итеп килүегезгә зур рәхмәт, - дип, матур теләкләр белән озатты кунакларны Халисә апа.

Үзенә дә ныклы саулык, имин көннәр, киләчәктә дә матур очрашулар көтсен, дип, саубуллаштык.

Тулырак язманы газетабызның киләсе санында укыгыз.

Альбина Сабирова

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев