САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Сугыш ветераны Мөхәррәм Фәйзуллинга 90 яшь тулды

20 июля 2017, 13:36

809

0

0

Сугыш ветераны Мөхәррәм Фәйзуллинга 90 яшь тулды

Бөек Ватан сугышы ветераны Фәйзуллин Мөхәррәм Фәйзулла улына бүген 90 яшь тулды. Олуг юбилее белән аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гыйльметдинова, "Шәфкать" үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Петровка Завод авыл җирлеге башлыгы Зилә Хуҗина тәбрикләделәр. Фәрит Мөнәвирович юбилярга Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, изге теләкләр белән, истәлек бүләге тапшырды.

- 1944 елның октябрендә армиягә алганнар иде, 1957 елда гына туган якларыма кайттым. 13 ел хезмәт иттем, - ди ветеран.

Кырык бишнең мартында аларның полкын фронтка җибәрергә дигән карар чыга, әмма аны ун көннән кире кагалар. Булачак тормыш иптәше белән хезмәт вакытында табышалар алар. Өчиле кызы Нәсимәне торф чыгарырга җибәргән булалар. Яшьләр шунда кавышалар. Гаилә башлыгы хезмәт срогын тутыргач, туган якларына кайталар. Мөхәррәм абый экономист булып эшли, лаеклы ялга чыккач, авыл ветераннар советын җитәкли.

Мөхәррәм абый белән Нәсимә апа 66 ел бергә тигез гомер кичерәләр, ике бала тәрбиялиләр. Кызганыч, үзләренә бала хәсрәте күрергә туры килә: улларын җирлиләр. Петровка Завод авылында яшиләр. Нәсимә апа авырып китү сәбәпле, бүгенге көндә кызлары Сания, кияүләре Фәрит тәрбиясендә алар. Булганына шөкер итеп, тормышларыннан канәгать булып, бер-берсен хөрмәт итеп яшиләр ветераннар. Киләчәктә дә тигез тормыш, сихәтлек, куанычлы көннәр насыйп итсен Аллаһы Тәгалә.

Тулырак язманы киләсе санда укыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев