САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

18 мая 2012, 04:49

799

0

0

Районда аның газетасы белән тыгыз элемтәдә булмаган оешма, учреждение булуы мөмкин түгел. Без дә алар «җилкәсен» тоеп, аралашып эшлибез. Газетада авыл хуҗалыгы тармагындагы бер генә яңалык, үзгәреш тә чагылдырылмый калмый. Аның битләрендә авыл хезмәтчәннәре турында матур-матур язмалар чыгып килә. Без бергәләп тармактагы эш барышы белән газета укучыларны даими таныштырып торырга тырышабыз. Хезмәттәшлегебезнең алга таба да дәвам итәренә ышанабыз. Мәгълүмат-мөхәррият үзәге хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, изге теләкләребезне җиткерәбез. Каләмегез һәрвакыт үткен булсын. Эшегездә иҗади уңышлар, тормышыгызда куанычлы көннәр, гаиләләрегездә иминлек, бәрәкәт телибез.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе коллективы.
«Сарман» - үзебезнеке, җанга иң якыны. Подписчиклар белән сөйләшкәндә дә, гел кабатлыйбыз без бу сүзләрне. Ул, чыннан да, шулай бит. Аны халыкка илтеп җиткерүдә, почтага кайткан газетаны таратуда гына түгел, ә аңа яздыруда да, хат ташучыларның хезмәте зур. Район газетасын без үзебез дә яратып укыйбыз, һәр саныннан таныш-белешләр, якын кешеләребез турында язмаларны эзлибез. Редакция хезмәткәрләрен Татарстан матбугаты көне белән котлап, аларга авыр, тынгысыз эшләрендә уңышлар, иҗат дәрте, исәнлек-саулык телибез. Кызыклы, мавыктыргыч язмаларыгыз белән безне һәрвакыт шулай сөендереп торыгыз.
Сарман почтамты коллективы.
«Сарман» газетасында өлкәннәр тормышын яктыртуга зур урын бирелә. Яшьлекләре тырыш хезмәттә узган бу буын, сугыш һәм тыл ветераннары турындагы язмалар беркемне дә битараф калдырмый торгандыр. Без юбилярларыбызны газета аша котлау традициясен керттек, бу юнәлештә ярдәмнәре өчен дә коллективка рәхмәтлебез. Яшьләр тормышы, заман үзгәрешләреннән дә хәбәрдар булып торасыбыз килә. Газета журналистлары безгә аларны вакытында җиткерәләр. «Сарман»да һәркем үзен кызыксындырган темага язма таба ала. Газета коллективын һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, аларга яңадан-яңа иҗат уңышлары, күтәренке рух һәм исәнлек-саулык телибез. Укучыларыгыз күп булсын, каләмегезнең карасы бетмәсен.
Район ветераннар советы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев