САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район тарихын бергәләп язабыз

18 мая 2012, 04:47

893

0

0

Район тарихын бергәләп язабыз

Иртәгә - 19 майда Татарстан журналистларының һөнәри бәйрәмнәре -Республика матбугаты көне. Республикада билгеләп үтелүче истәлекле даталар арасында Матбугат көне аерым урын алып тора. Ул дәүләт һәм җәмәгатьчелек тарафыннан массакүләм матбугат чараларының республика тормышында тоткан урынына ни дәрәҗәдә югары бәя бирелү турында сөйли.
1905 елның маенда Санкт-Петербургта беренче татар газетасы «Нур»ны чыгарырга рөхсәт алына. 1998 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, шушы датага туры китереп, Татарстан матбугаты көнен билгеләп үтү турында карар кабул итә. Беренче татар газетасы чыккан вакыттан соң узган гасырдан артык чорда республика журналистикасы акрынлап үз юлын, үз кыйбласын булдыра. Бүген республиканың мәгълүмат чаралары илнең матбугат киңлекләрендә үз сүзләрен ныгытып әйтә алалар. Татарстанның медиатармагы Россия Федерациясендә әйдәп баручы позицияләрне били. Газета-журналлар төрле телләрдә нәшер ителә, милли һәм балалар, яшүсмерләр, хатын-кызлар өчен, әдәби һәм башка социаль әһәмияткә ия басмалар дөнья күрә.
Басма сүзгә ышаналар, аңа колак салалар. Безнең "Сарман" газетасы да - райондашлар яратып укый торган газета. Ничә еллар дәвамында аның тиражы кимемәү шулай дип әйтергә нигез булып тора. Редакциядә үз эшләренең осталары эшли. Ул элек-электән шулай булган. Исемнәре әле дә халык теленнән төшмәүче матбугат ветераннарыбыз белән без урынлы горурланабыз һәм аларга, остазларыбыз буларак, рәхмәт әйтеп, баш иябез. Район яңалыклары, аның уңган-булган кешеләре турында язмаларны матур һәм җиңел укылышлы итеп бирә белү осталыгына ия каләмдәшләрем! Без газетада һәркемне кызыксындыра алырдай темаларга урын бирәбез, рубрикаларны төрләндереп торабыз. Газетаның хәбәрчеләрдән башка яши алмавын да яхшы аңлыйбыз һәм алар белән тыгыз элемтәдә торырга тырышабыз. Соңгы вакытларда алар рәтендә яңа, талантлы яшь хәбәрчеләребез барлыкка килде. Алар безгә урыннардагы вакыйгалар, кызыклы чаралар турында түкми-чәчми җиткереп торалар.
Район газетасын җирле тормыш көзгесе, диләр. Аның битләрендә көн саен булып торган вакыйгалар чагылдырыла, уңышлар һәм проблемалар яктыртыла, тырыш халкыбыз турында язмалар бирелә. Район үзәгендәге, авыллардагы башлангычларның үсеп китүендә, социаль программаларның тормышка ашырылуында да аның роле - бәяләп бетергесез. Алар турында халыкка җиткерү - безнең беренче бурычыбыз. Без каләмнәребез киләчәктә дә халыкка тугры хезмәт итәр, тарих елъязмасын язуга лаеклы өлеш кертер, дип ышанабыз.
Хезмәттәшләремне, матбугат ветераннарын, хәбәрчеләрне һөнәри бәйрәмебез белән чын күңелдән котлыйм. Аларга исәнлек-саулык, имин тормыш, гаилә бәхете телим. Туар таңнарга куанып, бәхетле булып яшәргә язсын.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев