Сарманда Нәсиха апа Йосыповага 90 яшь тулды

Сарман авылында яшәүче Йосыпова Нәсиха Хаҗиәхмәт кызына 1 июльдә 90 яшь тулды. Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның бүләген аңа район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тапшырды, иң изге теләкләрен ирештерде. Ветеранны котларга Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев та килгән иде. Нәсиха апа үзен зурлаганнары өчен ил башлыгына, район җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде (ветеран хакындагы тулырак язма - газетабызның алдыгы саннарында).
Нет комментариев