"Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" җитәкчесе Альбина Сабирова туган көнен билгеләп үтә

Тормышта яшьтән үк үз алдына максат куеп, хыял канатларын талдырмый, алга, бары тик алга баручылар гына үрләрнең биеген яулап яши. Шундый сыйфатларга ия булган җитәкчеләр генә үзләре артыннан башкаларны да яңадан-яңа үрләргә әйди алалар. "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" җитәкчесе Сабирова Альбина Әшрафулла кызы - нәкъ шундыйлардан. 2 июльдә - аның истәлекле бәйрәме, туган көне.
Хөрмәтле Альбина Әшрафулловна! Сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Халыкта юкка гына: "45 яшь - хатын-кызның җиләк чагы", - димиләр. Бу яшьтә гүзәл затларыбыз яңадан чәчәк аталар, матурлык ягыннан өлгерүнең иң югары ноктасына җитәләр, акыл утырталар. Без Сезгә исәнлек-саулык, тазалык-байлык, бәрәкәтле озын гомер, хезмәтегездә яңадан-яңа уңышлар телибез. Килер көннәрегез кояш кебек якты, күңел күгегез һәрчак аяз, ризык тулы өстәлегез түгәрәк, бәйрәмегез мөбарәк булсын. Ә үзегез һәрвакыт шулай матур һәм яшь булып калыгыз. Якыннарыгызның игелекләрен күреп, тормышның һәр мизгеленнән олы ямь табып яшәгез.
Табигать яшелдән киенә,
Назланып ал кояш нурында.
Булгандыр сыналган мизгелләр
Тормышның катлаулы юлында.
Таң ата. Үләндә - көмеш чык,
Ул да бит кояшка үрелә.
Сыгылмый, һәрвакыт төз басып,
Менәсез Сез гомер үренә.
Үткәннәр - матур бер җыр сыман,
Киләчәк - сер тулы мәгарә.
Күңелегез канатын сындырмый,
Язсачы йөзгәчә яшәргә.
"Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" коллективы.
Нет комментариев