Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Сабантуй бәйрәме белән тәбрикли

Хөрмәтле райондашлар, килгән кунаклар! Сезне милли бәйрәмебез - Сабантуй белән чын күңелдән тәбрик итәм.
Сабантуй - борын-борынгыдан килгән, гасырлардан гасырларга күчеп, халкыбызның иң матур сыйфатларын үзенә туплаган, дөнья күләмендә танылу тапкан бәйрәмебез. Кыр эшләре төгәлләнгәч, халкыбыз төрле төбәкләрдән кунаклар кабул итә, хезмәт алдынгыларын хөрмәтли, гармун, бию, җыр һәм ачык күңел белән ял итә, киләчәккә иң якты өметләрен баглый. Бу бәйрәм халкыбызның тырышлыгын, хезмәт сөючәнлеген генә түгел, аның рухи байлыгын, күңел матурлыгын да күрсәтә.
Район халкы ел саен Сабантуйга матур күрсәткечләр белән килә. Кыр эшләре быел да үз вакытында һәм әйбәт нәтиҗәләр белән төгәлләнде. Гомумән, ул ел саен илебезнең табын муллыгына зур өлеш кертә.
Район киләчәккә карап яши. Тормыш итү, яшь буынны белемле, сәламәт, алдынгы технологияләр заманында көндәшлеккә сәләтле итеп үстерү һәм тәрбияләү өчен шартлар елдан-ел яхшыра. Мәктәпләргә заманча җиһазлар кайтарыла, спорт корылмалары, ял парклары, мәдәният йортлары, медпунктлар, юллар һәм башкалар сафка бастырыла, күптөрле программалар тормышка ашырыла.
Без бүген барлык сарманлыларны, безнең белән бәйрәм шатлыгын уртаклашучы кунакларыбызны, Сарманыбыз Сабан туен сагынып кайткан якташларыбызны ачык күңел белән бәйрәм итәргә чакырабыз. Матур эшләребез киләчәктә дә дәвам итсен, тырыш хезмәтебезнең күркәм нәтиҗәләренә сөенеп яшәргә насыйп булсын. Сабантуй һәркайсыбызның йортына шатлык, иминлек һәм бәрәкәт алып килсен.
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.
Нет комментариев