САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кормашта Фәйзелхак абый Мингалиевка 90 яшь тулды

26 июня 2017, 10:34

895

0

0

Кормашта Фәйзелхак абый Мингалиевка 90 яшь тулды

Кормаш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Фәйзелхак Солтан улы Мингалиевны бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин 90 яшьлек юбилее белән тәбрикләде, изге теләкләр белән Рәсәй Президентының Котлау хатын, истәлек бүләге тапшырды.

- Узган ел сезнең гаиләне 60 ел бергә яшәвегез белән котларга килгән идек. Инде юбилеегыз белән тәбрик итәбез, тигез тормыш, сихәтлек телибез, - дип, матур теләкләрен район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гыйльметдинова, "Шәфкать" үзәге директоры Гөлнара Хуҗина да җиткерделәр.

Үзәккә барып, Фәйзелхак абый ел саен сәламәтлеген ныгытып кайта, өлкәннәр белән аралаша. Авылда да ветеран белән горурланып яшиләр. Моны Шәрләрәмә авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина, авыл ветераннар советы рәисе Роза апа Шәйгарданова да ассызыкладылар.

Фәйзелхак абый белән Тәскирә апа тигез гомер кичерәләр. 4 бала тәрбияләп үстергәннәр, 6 оныклары бар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X