Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Ураза гаете белән тәбрикли

Хөрмәтле райондашлар! Ихлас күңелдән изге гамәлләр кылырга, сабыр булырга өйрәтүче, рухыбызны тәрбияли торган изге шәриф Рамазан ае тәмамланды. Сезне чын күңелдән Ураза гаете белән котлыйм. Бөтендөнья мөселманнарының зур бәйрәме - Ураза бәйрәме мөбарәк булсын! Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларны чиксез рәхмәте белән кабул итсен. Рамазанда кылган игелекле гамәлләребез дәвамлы булсын, Ураза бәйрәме һәр йортка, һәр гаиләгә бәрәкәт, рухи ныклык, сабырлык һәм якты өметләр алып килсен.
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.
Нет комментариев