Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Россия көне белән котлый

12 июнь илебез тарихында үзенчәлекле дата - Россия көне буларак билгеләп үтелә. Безнең өчен әлеге бәйрәм - тынычлык, теләктәшлек, милли бердәмлек көне. Ул Ватанны ярату, туган җиребез өчен горурлык, буыннар бәйләнеше кебек төшенчәләрне дә берләштерә. Без илебез, республика һәм туган төбәгебез белән чын күңелдән горурланабыз, Сарманыбызның көннән-көн үсә, матурлана баруына, республикада лаеклы үз урынын алуына куанабыз.
Хөрмәтле райондашлар! Сезне чын күңелдән Россия көне белән котлыйм. Сезгә эшегездә, тормышыгызда уңышлар, гаиләләрегезгә иминлек, бәхет телим. Сарман тарихына матур сәхифәләрне бергәләп языйк!
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.
Нет комментариев