Сарманның "Шәфкать" үзәге директоры Гөлнара Хуҗина социаль хезмәткәрләр көне белән тәбрикли
Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Илебездә, 2001 елдан башлап, ел саен 8 июньдә социаль хезмәткәрләр көне билгеләп үтелә. Башка бик күп кенә бәйрәмнәр янәшәсендә социаль хезмәткәрләр көнен билгеләп үтү - үзе үк күңелләрдә ничектер ягымлы, җылы тәэсир калдыра.
Адәм баласының язмышы туганчы ук языла, диләр. Ә сезнең тәкъдир китабыгызга, хөрмәтле хезмәттәшләр, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә көн дә шатлык-куаныч өләшергә дип язылган булган, күрәсең.
Социаль хезмәткәр - ул һөнәр генә түгел, ул вазифа, яшәү рәвеше һәм җан халәте дә. Сез - ярдәмгә мохтаҗларны дөнья белән тоташтыручы җеп тә, бердәнбер ярдәм һәм терәк тә.
Гөнаһсыз сабый халәтендә булган өлкән кешегезнең гозерләренә колак саласыз, фикере белән кызыксынасыз. Ә аларның әйткән сүзләре белән килешү, үтенечләрне кире какмау һәрчак алтын бәясенә тиң була.
Сез - оста психолог та, кирәк чагында юатучы да, тормышның төрле катлаулы хәлләреннән чыгу юлларын таба белүче дә. Нинди генә хезмәт башкарсагыз да, иң элек сез - әни кеше, тормышның терәге, гаиләнең йөрәге.
Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан тәбрик итеп, сезгә ныклы сәламәтлек, бетмәс энергия, сизгерлек һәм түземлек телим. Гомерегезнең һәр көнен җан тынычлыгы, йөрәккә яшәү дәрте өстәүче изге гамәлләр белән генә каршыласагыз иде!
Бәйрәм белән сезне!
Гөлнара Хуҗина, «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры.
Нет комментариев