Район башлыгы Фәрит Хөснуллин социаль хезмәткәрләр көне белән котлый

Хөрмәтле халыкны социаль яклау өлкәсе хезмәткәрләре! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм.
Районның социаль яклау өлкәсендә белемле, мохтаҗларга игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтүче белгечләр хезмәт куя. Бик катлаулы, шул ук вакытта бик кирәкле һөнәрләрнең берсе булган социаль хезмәт аны башкаручылардан шәфкатьлелек, риясызлык сорый. Сез мөмкинлекләре чикләнгәннәргә, күп балалы гаиләләргә, өлкәннәргә ярдәм кулы сузасыз, аларның тормыш-көнкүрешләрен беразга булса да җиңеләйтү өчен тырышасыз. Сезгә хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм һәм барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, эшегездә, тормышыгызда уңышлар телим.
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.
Нет комментариев