САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Рәхмәт сезгә, илгә җиңү алып килүчеләр!

05 мая 2012, 12:46

1275

0

1

Рәхмәт сезгә, илгә җиңү алып килүчеләр!

Кадерле ветераннар!
Сезне 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 67 еллыгы белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!
Сез - Бөек Җиңү хакына фронтта һәм тылда бөтен көчен куйган батыр кешеләр буыны. Без сезнең белән горурланабыз һәм сезне кыюлык, чыдамлык һәм Ватанга мәхәббәт үрнәге дип саныйбыз. Туган җиребезне яратырга, көчле ихтыярлы булырга, хезмәтне сөяргә сездән өйрәнәбез. Ничә еллар үтсә дә, без, җиңүчеләр варислары, курку белмәс сугышчыларның һәм тылда эшләүчеләрнең тиңсез батырлыгын беркайчан да онытмабыз.
Татарстанлылар - күпмилләтле халкыбызның данлыклы уллары һәм кызлары Бөек Ватан сугышы елларында үзләрен лаеклы күрсәттеләр, уртак җиңүгә әһәмиятле өлеш керттеләр. Республиканың меңләгән кешесе үз гомерен илебез иминлеге һәм дөнья тынычлыгы хакына корбан итте. Аларның исемнәре киләчәк буыннар хәтерендә мәңге сакланыр.
Кыюлыгыгыз һәм батырлыгыгыз өчен сезнең алда баш иябез! Бу бәйрәм көнендә сезгә бәхет, сәламәтлек һәм иминлек телим. Үзегезгә карата һәрвакыт игътибар һәм ихтирам тоеп, шатланып яшәргә насыйп булсын!
Бөек Җиңү көне белән сезне, кадерле ветераннар!
Р.Н.Миңнеханов, Татарстан Республикасы Президенты.
Хөрмәтле ветераннар, кадерле райондашлар!
Сезне данлы бәйрәм - Бөек Җиңүнең 67 еллыгы белән чын күңелдән тәбрик итәм.
Без барыбыз да Җиңүгә илткән юлның нинди озын һәм нинди катлаулы булуын беләбез. Илебезнең тыныч киләчәге өчен, балалар, оныклар сугыш чоры кешеләре күргәнне беркайчан да кичермәсен өчен, без кылынган батырлыкны онытмаячакбыз. Сугыш кырларыннан әйләнеп кайтканнарга дан җырлыйбыз һәм үз халкының азатлыгы хакына тормышларын корбан иткән каһарманнарның якты истәлеген саклыйбыз.
Районыбызның ун меңгә якын егет һәм кызы утлы юллар аша үткән, аларның яртысыннан артыгы ул юллардан әйләнеп кайтмаган. Бөек Җиңү таңы китергән шатлык-сөенечләрнең күз яшьле булуы яхшы аңлашыла. Еллар үтсә дә, илгә Җиңү алып кайткан батырларның даны, тылда хезмәт куйган буынның фидакарьлеге онытылмый. Шунысы куанычлы: ил, хөкүмәтебез җитәкчеләре ветераннарның тормыш-көнкүрешен яхшырту, сәламәтлекләрен ныгыту турында даими кайгырта, аларны фатирлы итү юнәлешендә нәтиҗәле чараларны тормышка ашыралар. Моның матур чагылышын без үз районыбыз мисалында да күрәбез. Теләгем шул: бер генә сугыш, тыл ветераны да игътибардан читтә калмасын, ул үзенең тиешле кадер-хөрмәтен алсын. Тагын бер кат якынлашып килүче данлы бәйрәм белән сезне, хөрмәтле ветераннар, кадерле райондашлар! Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, куанычлы озын гомер телим. Тормышыбыз имин, күгебез һәрчак аяз булсын!
Н.Закиров, муниципаль район башлыгы.
Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары!
Хөрмәтле сарманлылар!
Матур яз белән бергә һәр елны кабатлана торган, илебезнең иң күркәм, иң ямьле, моңландыра һәм шатландыра торган, күңелләрдә хәтирәләр уятып, күңелләрне нечкәртә торган бәйрәме - Җиңү бәйрәме белән тәбрик итәм. Сезгә чын күңелемнән бәхет, сәламәтлек, иминлек һәм кешеләр тарафыннан лаеклы ихтирам, ә барлык ватандашларга - тынычлык һәм яңа иҗади гамәлләр телим. Туган җиребезне бүтән беркайчан да сугыш күләгәсе капламасын, хатын-кызларыбызның күзләренә кайгы-хәсрәт яшьләре тулмасын! Барлык милләт һәм дин вәкилләре бер-берсе белән дус-тату яшәсен! Данлы Җиңү бәйрәме котлы булсын!
Г.Газизов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.
Хөрмәтле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре!
Сезне Татарстан Республикасы хәрби комиссары, комиссариатның Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлеге исеменнән Бөек Җиңүнең 67 еллыгы белән котлыйм. Бу көнне без немец-фашист басып алучыларын тар-мар иткән халкыбыз, аның данлыклы Кораллы Көчләренең үлмәс батырлыгын тагын бер кат барлыйбыз, аларга чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез. Бу бәйрәм Россия тарихына батырлык, кыюлык, какшамас чыдамлык символы булып керде. Җиңү көнен бәйрәм иткәндә, без ил азатлыгы, киләчәк буыннар тормышы өчен башларын салган Ватан сакчылары алдында баш иябез. Геройлар батырлыгы безнең йөрәкләрдә мәңге яшәячәк. Бәйрәм белән сезне, кадерле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре! Сезгә сәламәтлек, бәхет, иминлек телим.
Д.Гасанов, ТР хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлеге начальнигы.
Кадерле ветераннар, хөрмәтле райондашлар!
Сезне Бөек Җиңү бәйрәме белән кайнар котлыйбыз. Җиңү көне - барыбызның дә уртак бәйрәме. Ул халкыбызның батырлыгы һәм дан көне. Бүгенге буынның бурычы - дәһшәтле сугышта яуланган Җиңү нәтиҗәсендә ирешелгән тынычлыкны саклау. Җиңүгә ышаныч белән батырларча көрәшкән солдатлар даны, аны якынайту өчен көнне төнгә ялгап эшләгән тыл хезмәтчәннәре турында без онытмыйбыз. Алар язмышында - халкыбызның рух ныклыгы, фидакарьлеге. Җиргә килгән һәр яз безне шатлыклы һәм күз яшьле беренче бәйрәмнән һаман ерагайта барса да, Бөек Җиңүнең әһәмияте кимеми, киресенчә, арта гына бара. Киләчәктә дә күкләребез - аяз, көннәребез тыныч булсын. Саулык-сәламәтлектә, бәхетле гомерләр кичерергә язсын.
Район ветераннар советы, инвалидлар оешмасы.
Хөрмәтле ветераннар, райондашлар!
Сезне Бөек Җиңүнең 67 еллыгы белән ихлас котлыйбыз. Бу Җиңүгә безнең райондашларның да зур өлеше кергән. Күпме асылдай ир-егетләребез, сылу кызларыбыз яуга киткән. Күпләренә туган якларына әйләнеп кайту насыйп булмаган. Яңа сугышлар дәһшәте кабатланмасын өчен, без Бөек Ватан сугышы сабакларын хәтердә сакларга бурычлы. Ветераннарның каһарманлыгы үрнәгендә бүгенге яшьләр тәрбияләнә. Еллар үткән саен, аларның батырлыгы безне ныграк сокландыра. Сугыш һәм тыл ветераннарына, сугыштан соңгы җимереклекләрне торгызуда армый-талмый эшләгәннәргә без мәңге бурычлы һәм рәхмәтле. Җиңү көне белән сезне, райондашлар! Сезгә сәламәтлек, имин, тыныч көннәр, бәхет телибез. Тормыш күгебезне болытлар капламасын, анда бары кояш кына көлеп торсын.
Пенсионерлар берлегенең район бүлекчәсе.
9 майда район үзәгенең Ял паркында бәйрәм чаралары үткәрелә. Тантана 9.00 сәгатьтә хәрби парад белән башлана. Аннан соң яуда башларын салганнар истәлегенә куелган мемориал янында митинг була. Бәйрәм «Язлар безгә Җиңү алып килде» дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша һәм үзәк сәхнәдә концерт белән дәвам итәчәк.
Спорт сөючеләр милли көрәш һәм «Сарман» газетасы призына волейбол ярышларын карый алачак. Кич белән, сәгать 21.00дә, ачык һавада «Звезда» кинофильмы күрсәтеләчәк.
Җиңү көне алдыннан Сарман районы хәрби комиссариаты үзенең оешуының 73 еллыгын билгеләп үтә. ТР хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлеге начальнигы Д.Гасанов бу уңайдан хезмәттәшләрен котлап, изге теләкләрен җиткерә. «...Бу истәлекле көндә сезгә һәм сезнең гаиләләрегезгә иминлек, ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге телим. Сезне оптимизм беркайчан да ташламасын, Туган ил бәхете өчен хезмәттә уңышлар һәм бөек казанышлар юлдаш булсын», - диелә анда.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев