Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге җитәкчесе Альбина Сабирова Татарстан матбугаты көне белән тәбрикли

Бүген,19 майда, без һөнәри бәйрәмебезне - Татарстан матбугаты көнен билгеләп үтәбез. Район газетасы менә инде 85 елдан артык райондашларга, читтә яшәүче якташларга ил-көн сулышын, район хәбәрләрен җиткереп тора. Газета хезмәткәрләре, сүзнең нинди көчкә ия булуын аңлаган хәлдә, үз эшләрен зур җаваплылык тоеп башкаралар, аны төрле аудитория укучылар өчен кызыклы итәргә тырышалар. Аларга, матбугат ветераннарына, безнең белән тыгыз элемтәдә эшләүче авыл хәбәрчеләренә рәхмәтемне белдереп, барчасын да һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм. Ныклы сәламәтлек, имин көннәр, бәрәкәтле тормыш телим. Киләчәктә дә иҗади уңышлар юлдаш булсын.
Альбина Сабирова, Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге җитәкчесе.
Нет комментариев