САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Якташыбыз Хатыйп Миңнеголов туган көнен билгеләп үтә

12 мая 2017, 07:21

800

0

0

Якташыбыз Хатыйп Миңнеголов туган көнен билгеләп үтә

Бүген якташыбыз - РФ һәм ТР атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Гаяз Исхакый исемендәге бүләк иясе, филология фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы-академигы, фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге лауреаты, "Халыкара ел кешесе", Кол Гали исемендәге Халыкара премия лауреаты, Казан университетының мактаулы профессоры, докторлык диссертацияләре яклау Советының рәис урынбасары Хатыйп Миңнеголов туган көнен билгеләп үтә.

Хатыйп Йосыф улы 1939 елның 12 маенда хәзерге Зәй районы Апач авылында (элек Сарман районына караган) туган. Әтисе Бөек Ватан сугышында һәлак була.

Иске Кәшер урта мәктәбен тәмамлый, бераз вакыт туган авылында эшли. Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, төрле елларда Чукмарлы мәктәбе директоры, КПСС райкомының партия мәгарифе кабинеты мөдире, үзе укыган университетта татар әдәбияты кафедрасы укытучысы, филология факультетында декан урынбасары, кафедра мөдире һәм башка урыннарда хезмәт куя. Бүгенге көндә Казан шәһәрендә тормыш итә.

Без Хатыйп аганы туган көне белән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек һәм тормышында уңышлар телибез.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев