Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Бөек Җиңү бәйрәме белән котлый

Җиргә менә тагын язлар килде. Ә язлар, диюгә, безнең күңелләрдә иң элек Бөек Җиңү бәйрәме, ветераннар белән бәйле якты хатирәләр яңара. Бу көннәрдә без ил азатлыгы өчен башларын салганнарны , Җиңү яулап, туган җиргә кайтканнарны, киләчәк тыныч көннәр хакына тылда үз-үзләрен аямый хезмәт куйганнарны искә алабыз, аларның каһарманлыгын данлыйбыз. Еллар арты еллар үтеп, Җиңү алып килгән яз ерагая барса да, батырлар онытылмый, алар - безнең күңелләрдә, исемнәре - Хәтер китапларында, мемориалларда. Арабыздагы ветераннарга без кулдан килгәнчә ярдәм итәбез, хәлләрен белешәбез, хөрмәтлибез. Җиңү таңын якынайткан буын үрнәгендә яшьләрне тәрбиялибез.
Хөрмәтле фронтовиклар! Тыл батырлары! Сез гомерләрегезнең иң матур чорын - яшьлегегезне Ватан азатлыгы өчен көрәштә үткәрдегез. Сугыштан соңгы елларда илне күтәрдегез. Бүген балаларыгыз, оныкларыгыз чиксез рәхмәт белән сезнең алда баш ия. Сезне, барлык райондашларны Бөек Җиңү бәйрәме белән котлыйм. Тыныч, имин көннәр, сәламәтлек, бәхетле озын гомер телим.
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.
Нет комментариев