Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлый

Хөрмәтле райондашлар! Сезне 1 Май - Яз һәм хезмәт бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм. Ул төрле милләт, дин һәм сәяси карашлар белән яшәүче халкыбызның үзара аңлашу, татулык, тынычлык, хезмәт бәйрәме буларак билгеләп үтелә.
Район республика башлангычларын, социаль программаларны тормышка ашыруда актив катнаша. Безнең якта элек-электән хезмәт сөючән, кайсы гына өлкәдә булмасын, алдынгылыкны бирмәүче халык яши. Бу бәйрәм көннәрендә дә район кырларында игенчеләр көнне төнгә ялгап эшлиләр, фермаларда, нефть объектларында эш тынмый. Эшләрегез уң, нәтиҗәсе мулдан булсын. Сезнең алда, район икътисады куәтенә фидакарь хезмәтләре белән зур өлеш керткән ветераннарыбыз алдында без баш иябез.
Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле райондашлар! Барчагызга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек һәм тынычлык телим. Матур традицияләребез дәвам итсен, бердәмлек, хезмәттәге уңышларыбыз тормышыбызны тагын да бизәсен.
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.
Нет комментариев