Сарман һәм Мөслим районнары буенча янгын күзәтчелеге баш инспекторы Радик Госманов Янгын сакчылыгы көне белән котлый

30 апрель - Янгын сакчылыгы көне. Ул - батырлык, кыюлык, түземлелек кебек сыйфатлар белән аерылып торган кешеләрнең бәйрәме. Янгынчы үз-үзен аямыйча, ут тозагына эләккәннәрне, бәлагә тарыганнарны коткарырга ашыга, курку белмичә, ут эченә керә. Аларның төп бурычы - һәрвакыт тулы сугышчан әзерлектә булу. Безнең 131нче Сарман, 32нче Җәлил һәм Зур Нөркәй аерым янгын посты хезмәткәрләре, ирекле янгынчылар - нәкъ шундыйлардан. Хөрмәтле коллегаларымны, янгын сакчылыгы ветераннарын һөнәри бәйрәмебез белән чын күңелдән котлыйм. Аларга авыр, әмма җаваплы эшләрендә уңышлар, ныклы сәламәтлек, бәхетле, имин тормыш телим.
Радик Госманов, Сарман һәм Мөслим районнары буенча янгын күзәтчелеге баш инспекторы.
Нет комментариев