Район хакимиятенең беренче башлыгы Нәкыйф Вәлиев 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Галәм туктаусыз хәрәкәттә. Йолдызлар да әле кабына, әле сүнә. Дулкын юлын күрсәтергә тиешле маяклар да юылып төссезләнә. Ләкин бернәрсә дә эссез югалмый. Бигрәк тә адәм заты калдырган эш-гамәлләр, якты хатирәләр...
1970 еллар. 1 Май бәйрәме. Бар халык - демонстрациядә. Алгы рәттә - Советлар Союзы Коммунистлар партиясе бюросы әгъзаларының портретларын тоткан оешма, учреждение җитәкчеләре. Без, мәктәп укучылары, урам әйләнергә дигән әмер булганчы, аларны күзәтәбез. Шунда игътибарыбызны мәрхәмәтлелеге йөзенә чыккан, бар килеш-килбәтеннән олпатлылык белән бергә күңелгә якын җылылык, гадилек бөркелеп торган берәү җәлеп итте. Класс җитәкчебездән бу кояшлы абыйның кем булуы белән кызыксындык. Аның: "Ул, балалар, управление начальнигы иптәш Вәлиев була", - дигәне истә калган. Шуннан бирле "кояшлы абыебыз" урамда очраганда, аның белән исәнләшеп китә торган булдык. Ә ул безнең сәламне зурлап кабул итә, үтеп барган арада да бер-ике сорау белән мәктәп хәлләрен белешә. Без инде үзебезне бер башка үсеп киткәндәй тоябыз, икенче көнгә дәресебезне тагын да яхшылап әзерләп барырга тырышабыз. Бу кемнәрдер өчен әһәмиятсез, вак нәрсә тоелыр, әмма бала күңеленә ул үз-үзенә ышаныч уятучы бер тылсымлы ачкыч кебек кереп калды. Әйе, күпләр, хәтта безнең кебек бала-чага һәм сине үзенең дошманы итеп санаган кешеләр дә хөрмәт итә алсын өчен, бик тә зыялы шәхес булырга кирәк. Андыйлар йөзгә, меңгә бер генә буладыр - нәкъ менә Вәлиев Нәкыйф Фатыйх улы кебек. (Гомумән, ул - район тарихында беренче тапкыр Сарман җирлегеннән чыккан партия райкомының беренче секретаре, район хакимиятенең беренче башлыгы булган зат та әле!)
Японнарда шундый бер риваять бар икән. Вакыт кешенең ишек төбенә килеп пышылдый - кеше ишетми. Аннан кыңгырау кага - кеше һаман ишетми. Аннан ишек дөбердәтә. Шул мизгелдә ишек ачарга өлгермәсә, аны тибеп очыра. Нәкыйф Фатыйхович исә, бик сизгер кеше булды - барын да ишетте, заманны тоеп яшәде. Югыйсә, төрле дәверләр килеп, авылны аяктан егардай болгавыр чорларда да 12 ел буена партиянең Сарман район комитеты беренче секретаре, 4 ел район хакимияте башлыгы булып эшли алыр идеме?! Тормыш булгач, бар кешегә дә кояш булып чыгып бетә дә алмагандыр. Әмма үз районыннан чыккан, аның кешеләре белән аралашып яшәгән, аларның тормыш-көнкүрешен якыннан белгән, алар яхшы яшәсен, авыл, район ныгысын, баесын өчен бар көчен, егәрен биргән затка күпләр рәхмәтле.
Петровка Завод авылында Фатыйх абый белән Хәтирә апа гаиләсендә туып-үскән Нәкыйф заманында район кадәр район язмышын үз җилкәсенә салырмын дип, мөгаен, уена да китереп карамагандыр. Әмма яшьтән үк тырыш, алынган эшенә җаваплы, оештыру сәләтенә ия булган егеткә авыл аксакаллары ул чакта ук матур киләчәк юрый. Инде күпме гомерләр үтелгән: җиде классны тәмамлап, Минзәлә совхоз-техникумында, Казан дәүләт ветеринария институтында белем алу, укыганда, волейбол, җиңел атлетика буенча берничә ел республика чемпионы булу; "Нөркәй" совхозында беренче хезмәт чыныгуы алу; авыл хуҗалыгы идарәсендә - инспектор, өлкән, баш зоотехник булып эшләү; тугыз елдан артык авыл хуҗалыгы идарәсе белән җитәкчелек итү; 40 яшендә Саратов югары партия мәктәбенә укырга керү, аны кызыл дипломга тәмамлау; 10 еллап Татарстан Республикасы Югары Советына депутат булып сайлану... - беренче карашка йөгереп кенә үтелгән ул елларның берсе дә төссез булмаган. Алар артында - аның тынгысыз, башкаларга гына түгел, үз-үзенә дә таләпчән хезмәте. Гомумән, Нәкыйф Фатыйх улы җитәкчелек иткән елларның район, республика тарихында һәм гади кешеләр күңелендә тоткан аерым, үзгә бер урыны бар. Ул эшләгән елларда колхоз-совхозларда бик күп производство, социаль-көнкүреш объектлары сафка баса: аэропорт, мелиорация, "Сельхозэнерго", "Сельхозхимия", орлык инспекциясе, автосервис, "Сельхозтехника" ның байтак биналары, катнаш азык заводы төзелә; май, аракы заводлары үзгәртеп корыла; районга газ керә; халык хуҗалыгының барлык тармаклары буенча да район республика күләмендә беренче бишлектән төшми. Татлы тамыр игү, аның уңышын җыеп алуда гына да Сарман 13 ел буена алдынгы позицияләрне тота. Моның буенча хәтта район Россия Федерациясенең Кызыл Байрагына да лаек була. Болар ул башкарган олы эшләрнең хәтер аланына төшеп калган бөртекләре генә. "Хезмәт кешесенең күңелен дә күрә белде. Ел да механизаторлар, терлекчеләрне аерым-аерым җыеп, кадер-хөрмәт күрсәтелә, Иске Әлмәт каенлыгында матур чаралар оештырыла торган иде", "Ул булсын дип, тырышып йөрде. Конкрет эш кешесе булды, юк-бар белән вакланмады, әйткәнен үтәде", "Беркемгә дә ачу саклый белмәде. Кешене - олымы ул, кечеме - ихтирам, хөрмәт итә белде", "Ялганны, ялагайлыкны яратмады, кемгә дә булса аркаланып, масаюны өнәмәде", "Тормышта кайбер компромиссларга барса да, үз шәхесен югалту хисабына яраклашмады, һәрвакыт, һәр җирдә үзе булып калды",- диләр аны якыннан белгәннәр.
Нәкыйф Фатыйх улы Вәлиевнең куйган фидакарь хезмәте республика җитәкчелеге тарафыннан да югары бәяләнде: "Почет билгесе" ордены белән бүләкләнде, Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Бар яшәү рәвеше, күркәм эш-гамәлләре халык күз алдында булган олы җитәкченең тылы да ныклы. Тормыш иптәше Нурсинә апа аңа гомер юлында фикердәш тә, иң тугры арка таянычы да булды. Ил-көнгә игелекле, тәрбияле өч бала тәрбияләп үстерделәр. Хәзер аларның, оныкларының шатлыклы хәбәрләренә куанып, районның уңышларына сөенеп гомер итәләр. Район халкына үзенең изге теләкләрен дә ирештерде ул:
- Шушында туып-үстем, шушында эшләдем һәм яшим, Аллага шөкер. Халык тырыш булды. Рәхмәттән башка сүзем юк. Райондашларымның барысына да бәхет, куанычлар телим. Һәр туган көн аларга җиңеллек алып килсен. Районыбыз тагын да үссен, ныгысын, ямьләнсен, алдынгы урыннарда булсын! Амин, шулай була күрсен.
Еллар агышы мин мәктәп яшеннән үк белгән "кояшлы абый"га - район хакимиятенең беренче башлыгы "иптәш Вәлиев" кә дә 75 яшьне алып килгән. Әмма ул һаман элеккечә - горур, ачык йөзле, игелекле күңелле. Әйтерсең, вакыт дигәнең дә аның бу сыйфатлары алдында башын игән - һич кенә дә үзгәртә алмаган. Нәкыйф Фатыйхович! Сезгә алга таба да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, бәрәкәтле, имин гомер телибез. Үзегезнең барлыгыгыз белән һаман да шулай тирә-юньдәгеләргә җылылык, нур өләшеп яшәргә язсын!
Нет комментариев