Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Җирле үзидарәләр көне белән котлый

Бүген - 21 апрельдә Җирле үзидарәләр көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәмне гамәлгә кую турындагы указны Россия Президенты Владимир Путин 2012 елның 10 июнендә имзалаган булса да, тарихы белән ул гасырларга китә: аңа 1785 елда Екатерина II үзенең хокук һәм ташламалар күздә тоткан "Жалованная грамота городам" дигән указы белән нигез сала.
Россиядә җирле үзидарәнең роле һәм мәгънәсе ел саен үсә бара. Бу демократия һәм гражданлык җәмгыятенең камиллеге, кешеләрнең үзләренең туган төбәкләрен үзгәртеп кору процессында катнашуы дәрәҗәсен күрсәтә. Җирле үзидарә - халыкка иң якын хакимият. Ул бирегә үзенең проблемалары белән килә. Аларның тормыш дәрәҗәсе һәм районыбызның киләчәге җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең һөнәри осталыгына, тәҗрибәсенә һәм эшләрен җаваплылык тоеп башкаруларына бәйле. Алар белән берлектә авылларда, район үзәгендә, Җәлил бистәсендә республика җитәкчелеге һәм район халкы тарафыннан куелган бурычларны тормышка ашырып киләбез: авыллар төзекләндерелә, аларда социаль мәсьәләләр хәл ителә, ветераннар, өлкәннәр, ярдәмгә мохтаҗлар турында кайгыртыла.
Халыкка намуслы хезмәт итеп, аның ихтыяҗын яклауга юнәлтелгән барча планнарны тормышка ашыручы җирле үзидарә хезмәткәрләре белән без урынлы горурланабыз. Сезгә хезмәтегез өчен рәхмәтемне белдерәм һәм барчагызны да Җирле үзидарә көне белән котлыйм. Җаваплы хезмәтегездә уңышлар гына юлдаш булсын, сезгә исәнлек-саулык, гаилә бәхете, имин тормыш телим.
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.
Нет комментариев