Районның иң өлкән кешесенә 103 яшь тулды
Кичә Яхшы Каран авылында туып, гомер иткән, бүгенге көндә Мөслим районы Михайловка авылында кызы Хәмдия тәрбиясендә яшәүче Нәбиуллина Сәкинә Кәшәфетдин кызына 103 яшь тулды. Сарман районы ветераннар советы һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе Нәҗип Миңнеголов юбилярга район башлыгы Фәрит Хөснуллинның бүләкләрен тапшырды.
Сәкинә әби, бик олы яшьтә булуына карамастан, бар эшне дә үзе башкара. Аның хәтере дә менә дигән - Сәкинә әби бөтен кешене дә танып белә.
Нет комментариев