САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Иске Минзәләбаштан Алсу һәм Эльвир Сабирҗановларны ТР Президенты уллары туу белән котлады

17 апреля 2017, 11:17

1033

0

0

Иске Минзәләбаштан Алсу һәм Эльвир Сабирҗановларны ТР Президенты уллары туу белән котлады

Бүгенге көн - Иске Минзәләбаш авылында яшәүче Алсу һәм Эльвир Сабирҗановлар өчен аеруча шатлыклы: район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегеннән алар дүртенче улларын алып чыктылар. Аларны олы шатлыклары белән гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина тәбрикләде, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннехановның Котлау хатын тапшырды. "Хөрмәтле Эльвир Фоатович һәм Алсу Исламовна! Сезне тормышыгыздагы күркәм вакыйга - улыгыз туу белән котлыйм. Сезгә сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!" - диелгән иде Котлау хатында. Бәхетле әти белән әнине шулай ук Татарстан Республикасының "Гаилә канаты астында" иҗтимагый оешмасының райондагы вәкиле Фәридә Шәйдуллина да тәбрикләде һәм истәлекле бүләк тапшырды. "Гаилә канаты астында" - балалар тәрбияләүче гаиләләр белән шөгыльләнүче оешма. Фәридә ханым кечкенә Ильясны тәрбияләүдә бик теләп ярдәм итәчәкләрен белдерде, Эльвир һәм Алсу Сабирҗановларга үзенең визиткасын тапшырды.

Ана да, бала да үзләрен яхшы хис итәләр. Ильясны бәби тудыру йортыннан алып кайтырга якыннары белән бергә абыйлары да килгән иде. Альмир Чаллыда автомеханик һөнәрен үзләштерә, техникага бик һәвәс, аларны сүтә дә, җыя да ала икән. Ә Илнур чит телләр белән мавыга. Айнурга әле дүрт кенә яшь, балалар бакчасына йөри.

- Сез кыз көткәнсездер инде, - дип сорыйм Алсу ханымнан җайлап кына.

- Без бик шатбыз. Ильясны көтеп алдык, бик яратабыз. Кызга әле тагын барачакбыз, - дип җавап бирде ул, бәхетле елмаеп.

- Кем булса да ярый. Ильяс туу -безнең өчен зур сөенеч, - диделәр Эльвир әфәнде белән Альмир да.

Ильяс - Алла куәте, кодрәте, могҗизасы дигән сүз. Аның сау-сәламәт булып үсүен, әти-әнисенә бәхет-шатлык кына китерүен, илебезнең лаеклы улы булуын телибез.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев