САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Урта Кәшердә туып-үскән Фәүзия Гатауллина юбилеен билгеләп үтә

01 апреля 2017, 07:18

680

0

0

Урта Кәшердә туып-үскән Фәүзия Гатауллина юбилеен билгеләп үтә

Кадерле Фәүзия апабызның бүген 60 яшьлек юбилее. Аны шушы истәлекле көне белән чын күңелебездән тәбрик итәбез. Аңа җизнәбез Рафаэль белән тигезлектә, балаларының, оныкларының хөрмәтендә, мул тормышта, кайгы хәсрәт күрмичә, бер-берсенә кирәк, терәк булып, сөеп-сөелеп яшәүләрен телибез. Үзләре кабызган тормыш учакларын сүндерми, сүрелдерми соңгы сулышларына кадәр сакласыннар. Кадерле апабыз! Һәрвакыт шушылай көләч ,мөлаем йөзле, шат күңелле бул. Гомерең - бәхетле, бәхетең гомерле булсын. Без сине бик тә яратабыз һәм хөрмәт итәбез. Кунакка ешрак кайтыгыз, безнең капкалар Сезнең өчен һәрчак ачык.

Иң изге теләкләр белән энесе Айдар, аның тормыш иптәше Рәйсә, балалар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев