Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Халыкара хатын-кызлар көне белән котлый

Кояш көннән-көн җылырак, мәрхәмәтлерәк караган бу көннәрдә без иң матур бәйрәмнәрнең берсен - 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итәбез. Безгә тормыш бүләк иткән, кадерләп-иркәләп үстергән иң асыл, гүзәл затларның бәйрәме ул. Тормышта нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, без, беренче чиратта, әниләребезгә бурычлы. Бәйрәм көнендә иң изге теләкләребезне кадерле әниләребезгә, әбиләребезгә, сөекле тормыш иптәшләребезгә, апа-сеңелләргә юллыйбыз.
Тормышка ямь, наз бирүче кадерле хатын-кызлар! Сез үзегезнең барлыгыгыз белән безнең тормышка бетмәс ямь өстисез. Сезнең җылы карашыгыз яшәргә, авырлыкларны җиңәргә көч бирә. Сезне язның беренче бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм һәм тормышыгызда күркәм бәйрәмнәрнең күбрәк булуын телим. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете юлдаш булсын, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, назга, кадер-хөрмәткә күмелеп яшәгез.
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.
Нет комментариев