Район ГХАТ бүлегендә агымдагы елның 30 нчы сабые теркәлде

Мартның беренче дүшәмбесе көнне Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы башкарма комитеты гражданнар хәле актларын теркәү бүлегендә агымдагы елның 30 нчы сабые теркәлде.
Гаиләдә өченче бала булып дөньяга килгән сабыйларына Гөлназ һәм Марсель Хөснуллиннар Самира исеме куштылар. Сөенечле көннәре белән ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре гаиләгә ихластан зур бәхетләр һәм корычтай ныклы сәламәтлек теләделәр һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатын тапшырдылар.
Нет комментариев