Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Ватанны саклаучылар көне белән котлый

Хөрмәтле райондашлар! Без бүген, 23 февральдә, иң олы бәйрәмнәребезнең берсен - Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтәбез.
Бу бәйрәм - илнең, аның армиясе һәм флотының хәрби даны көне. Әлеге тантаналы көндә без Кораллы Көчләребезнең барлык буынын хөрмәтлибез. Бүген дә алар Россия дәүләтенең тотрыклылыгын тәэмин итәләр. Без Бөек Ватан сугышы ветераннары батырлыгы алдында баш иябез, әфганчыларның чыдамлылыгы, киеренкелек учакларында илнең бөтенлеген саклаган солдатларның ныклыгы белән горурланабыз. Бүген исә ул геройларның эшен аларның уллары һәм оныклары дәвам итә. Кораллы Көчләрдәге хезмәт - чын мәгънәсендә батырлык мәктәбе, анда хезмәт итүчеләр теләсә кайсы минутта ил сагына басарга әзер торалар. Бүгенге көндә армия хезмәте үтүче райондашларыбыз илнең саклану сәләтлелеген ныгытуда үзләреннән лаеклы өлеш кертәләр. Алар турында командирларыннан мактау хатлары алу - безнең өчен зур горурлык.
Хөрмәтле ветераннар, армия һәм флот хәр-биләре, райондашлар! Район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән сезне бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәм, сезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, имин көннәр телим!
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.
Нет комментариев