Каташ-Каранда Мәбсүсә апа Гәрәевага 90 яшь тулды
![Каташ-Каранда Мәбсүсә апа Гәрәевага 90 яшь тулды](https://sarman-rt.ru/images/uploads/grats/2018/3/12/e71f761d9a750a263b5148dc324dc739_XL.jpg)
18 февральдә Каташ-Каран авылында гомер кичерүче Гәрәева Мәбсүсә Миңнегали кызына 90 яшь тулды. Аны котларга муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев барды, якыннары-туганнары килде.
Мәбсүсә апа Азалак авылында туган. 1954 елда Каташ-Каран авылы егетенә кияүгә чыга. Ире - Бөек Ватан сугышы ветераны. Күмәк хуҗалыкта төрле эшләрдә эшләп, пенсиягә чыга. 4 баласы, 8 оныгы, 13 оныкчыгы бар. 2012 елда, сугыш ветеранының тол хатыны буларак, Яр Чаллы шәһәреннән фатир алган.
Нет комментариев