САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Очкыннан ялкын кабынырмы?

30 марта 2012, 04:41

865

0

0

Очкыннан  ялкын  кабынырмы?

Татарстанда волонтерлык хәрәкәте көннән-көн киң колач ала. Аннан район активистлары да читтә калмый.
22-23 мартта Алабуга шәһәренең "Аридна" халыкка социаль психологик ярдәм күрсәтү һәм Ирекле "Волонтер"лык хәрәкәтен үстерү үзәкләре белгечләре үткәргән семинар-тренингта күтәрелгән иҗтимагый әһәмиятле эшчәнлеккә волонтерлар җәлеп итү мәсьәләсе дә аларда киң яклау тапты. Чара "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында үтте. Чөнки "Регионара социаль менеджмент Академиясе" - Ирекле "Волонтер"лык хәрәкәтен үстерү үзәгенең Татарстан эш һәм мәшгульлек, халыкны социаль яклау Министрлыгы белән бергә булдырган уртак проекты. Аның максаты - Татарстанның социаль яклау учреждениеләре базасында яшьләр арасыннан ярдәмгә мохтаҗларга булышлык итәрдәй ирекле оешмалар төзү. Семинарда аграр көллият, Сарман гимназиясе укучылары катнашты. "Аридна" халыкка социаль психологик ярдәм күрсәтү Үзәге директоры урынбасары Л.Исаева, Ирекле "Волонтер"лык хәрәкәтен үстерү үзәге координаторы урынбасары, психолог В.Дәүләтшина, Үзәк члены Д.Соловьев, волонтер А.Гусев үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, волонтерлык хәрәкәтенең тарихына тукталдылар, аны оештыру буенча дөнья, Россия, Татарстан күләмендә башкарылган эшләр, аңа яшьләрне җәлеп итү алымнары турында сөйләделәр, Алабуга шәһәрендә төзелгән Үзәк хакында видеороликлар күрсәттеләр, волонтер сүзенә аңлатма бирделәр. Совет чорындагы "Тимурчылык" отряды эшчәнлеге белән таныш булганнар аны шуның белән тиңләде. Ул үз иркең белән игелекле эшләр башкару, ярдәмгә мохтаҗларга булышлык итү, диделәр укучылар да. Чыннан да, бүген волонтер булу өчен үз идеяләреңнең ныклы фанаты булу кирәк. Күңел тынычлыгы гына бирә торган мондый җәмәгать эшенә бары сирәк кешеләр генә тартыла. Алабугалылар бер-берең белән якыннан танышу, шәхес буларак үсү, үзара дуслык, бер команда булып эшләү мөмкинлеге бирүче уен-тренинглар да уздырдылар. Социаль әһәмиятле акцияләр үткәрү, аның максатын, юнәлешләрен билгеләү алымнарын өйрәттеләр. Төрле катлаулы ситуацияләрдән бергәләп чыгу юлларын барладылар. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау юнәлешендә яшьләрнең фикер-тәкъдимнәре белән кызыксындылар.
Семинар яшьләргә ошады. Оештыручылар волонтерлыкның нәрсә икәнен радио, телевидение, газета аша ишетеп, укып кына белгән, шулай да үзләрен аңа багышларга булганнарның гына түгел, хәтта болай, мәктәптән кушканга гына килгәннәр күңелендә дә әлеге хәрәкәткә карата зур кызыксыну уята алдылар - районда Волонтерлар үзәге оешты. Моңа халыкны социаль яклау идарәсе дә уңай бәясен бирде. Идарә начальнигы Р.Шиһапова, "Шәфкать" социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Х.Фарукшин да аның әһәмиятен билгеләп үттеләр, Үзәкнең үз сафларына тагын да күбрәк кешене җәлеп итәчәгенә ышаныч багладылар. 23 мартта үзәкнең оештыру җыелышы да булды. Аның координаторы булып аграр көллиятенең пешекчеләр әзерләү төркеменең 2 курс укучысы Светлана Леонтикова сайланды. Шул ук курстан Олеся Евдокимова, Сарман гимназиясенең 9 "А" класс укучысы Румия Мөбәрәкшина аның урынбасарлары итеп билгеләнделәр. Волонтерлык хәрәкәте эшчәнлеген вакытлы матбугатта яктыртып баруны гимназиянең 8 "Б" класс укучысы Ләйсән Нуриәхмәтовага йөкләделәр. "Волонтерлар" үзәгенә "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгеннән бер бүлмә дә бүлеп бирелде. Аларның кураторлары итеп үзәкнең өйгә йөреп хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Г.Нафикова билгеләнде. Сарман волонтерлары үз эшчәнлекләрен өч юнәлеш буенча алып баруны максат итеп куйды: өлкәннәргә ярдәм, инвалид балалар белән эш, өлкәннәрнең, инвалид балаларның буш вакытын, кичке ялын файдалы үткәрү. Бу максаттан якын көннәрдә акция үткәрү дә планлаштырыла. Шулай итеп бөтен Татарстанны биләп алган волонтерлар хәрәкәтенең Сарманда да очкыны кабынды. Беренче "карлыгачлар" аны ялкынлы итә алырмы? Анысын вакыт күрсәтер.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев