Район башлыгы Фәрит Хөснуллин якынлашып килүче Яңа ел белән котлый

Хөрмәтле райондашлар!
2016 елның санаулы сәгатьләре генә калып килә. Бу минутларда безнең һәркайсыбыз үтелгән юлын кабаттан исенә төшерә, уңышларын барлый, киләсе елга бурычлар билгели.
Әлбәттә, 2016 ел да, башка еллар кебек үк, үзенең мөһим вакыйгалары, истәлекле даталары белән район тарихында үз урынын алыр. Гомумән алганда, узып баручы ел район өчен уңышлы булды. Республика программаларын тормышка ашыру юнәлешендә максатчан эш алып барылды. Яңа социаль объектлар төзү, ремонт эшләре тукталмады: Рантамак авылында мәдәният йорты, Нөркәйдә, Сарсаз-Тәкермәндә модульле ФАПлар, Ләшәү-Тамакта ветеринария пункты, Иске Имән, Әлмәт авылларында, Сарман аграр көллиятендә спорт мәйданчыклары, Сарман үзәк хастаханәсе территориясендә патологоанатом бүлеге сафка басты.
Юллар төзү, чиста су, торак-коммуналь хуҗалыгы проблемаларын чишү, районыбызны яшелләндерү программалары - боларның барысы да агымдагы елда игътибар үзәгендә булды.
2016 ел Россиядә - Кино, Татарстанда Су саклау зоналары елы буларак тарихка кереп калачак. Бу уңайдан районда нәтиҗәле эш алып барылды. Су саклау зоналары елы кысаларында, сулыклар, аларның ярлары чистартылды, төзекләндерелде. "Татмелиорация" траст-компаниясе" генераль директоры Әнвәр Мәхмүт улы Залаковның ярдәме белән Илек елгасы ярында ял итү паркы төзелде.
Район территориясен яшелләндерү, экологик торышны яхшырту юнәлешендә дә эш тукталмады. Яз һәм көз айларында "Милли урман утырту көне", "Үз агачыңны утырт" акцияләре зур активлык белән үтте. Илек ял паркында, "Дулкын" спорт комплексы территориясендә чыршы, декоратив агач үсентеләре утыртылды. Киләсе 2017 - Экология елына нигез инде быел салына башлады, дип әйтергә була.
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә ирешкәннәрне дә куанып сөйләрлек. Быел районыбыз кырларыннан 167 мең тоннадан артык икмәк җыеп алынды. Нәтиҗәдә без республикада - өченче урында. Элеваторларга 120 мең тонна ашлык озатылды. 10 мең гектардан артык мәйданда шикәр чөгендере игелде. 301 мең тонна татлы тамыр Зәй шикәр заводына озатылды.
Шулай ук фермер һәм шәхси хуҗалыкларның ныгуын зур канәгатьләнү белән әйтәсе килә.
Районыбыз нефтьчеләренең дә хезмәт уңышлары сокланырлык.
2016 елда сәяси тормышыбызда зур тарихи вакыйга булды. 18 сентябрьдә Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар узды. Райондашларыбыз анда актив катнашты.
Әйе, узып баручы ел гади генә булмады. Әмма аның йомгаклары иртәгәге көнгә ышаныч белән карарга мөмкинлек бирә.
Хөрмәтле райондашлар! Безнең бүгенге ирешкәннәребез - сезнең тырыш, фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсе. Уңышларыбызның һәрберсендә сезнең өлешегез зур. Алга таба да шулай бердәм булып, аңлашып эшләргә язсын.
Һәр эштә ярдәм күрсәтеп торучы Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка, Дәүләт Советына, Министрлар Кабинетына, районыбызның социаль тормышын үстерүгә керткән өлешләре өчен "Татнефть", "Агрокөч" җәмгыяте коллективларына, шәхсән Наил Өлфәт улы Магановка, Илшат Шәех улы Фәрдиевкә, "Җәлилнефть" идарәсенә олы рәхмәтемне белдерәм.
Елны елга ялгап, Яңа 2017 ел килә. Кадерле райондашлар! Сезнең барчагызны да бәйрәм белән котлыйм. Яңа ел һәр йортка иминлек, гаиләләргә тынычлык, муллык һәм бәхет-шатлыклар алып килсен! Сезнең һәрберегезгә рух ныклыгы, күңел көрлеге һәм сәламәтлек телим. Ил-көннәребез тыныч, имин, 2017 ел яңа уңышлар һәм бәхетләр елы булсын!
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.
Нет комментариев