САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Дими Тарлауда яшәүче Гандалиф апа Нигъмәтуллинага 90 яшь тулды

10 ноября 2016, 11:39

690

0

0

Дими Тарлауда яшәүче Гандалиф апа Нигъмәтуллинага 90 яшь тулды

Дими Тарлау авылында яшәүче Гандалиф апа Нигъмәтуллинага бүген 90 яшь тулды. Юбилярны истәлекле көне белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Иске Кәшер авыл җирлеге башлыгы Раян Дәүләтҗанов, авыл ветераннар советы рәисе Зинаида Якупова тәбрикләделәр. Гүзәл Рифкатовна ветеранга РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның истәлек бүләген тапшырды, фидакарь хезмәте өчен рәхмәт белдереп, ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле гомер теләде.

Гандалиф апаның гомере Иске Кәшер авылында үтә, шул авылга кияүгә чыгып, шунда хезмәт юлын башлый. Бик күп чордашлары кебек, аның да балачагы авыр вакытларга туры килә. Ишле гаиләдә үскән кыз кечкенәдән тормышның авырлыгын үз җилкәләрендә тоя. Колхозда да хезмәт куйган ветеранны язмыш мәгариф өлкәсенә китерә. Авыл мәктәбендә пионервожатый, аннан интернатта тәрбияче булып эшли. Минзәлә педагогия училищесының җәйге мәктәбендә курслар үтеп, башлангыч сыйныфларда укытучы була. Эшен яратып, чын күңелдән башкара. Ул чорлардагы хезмәтен Гандалиф апа бик озаклап тәфсилләп сөйләде. Тормыш булгач, язмыш йөртә кешене, диләр, янә туган авылына әйләнеп кайта. Менә 4 ел инде ветеран апасы килен булып төшкән нигездә - апасының улы гаиләсендә тәрбияләнә. Мәсхәт абый белән Лиюзә апа аны үз әниләредәй яратып, хөрмәт итеп торалар.

- Йөрәк җылымны биреп тәрбиялим, исән-сау булсын, - ди хуҗабикә.

Гандалиф апаның үзенең дә йөзеннән нур бөркелеп, янәшәдәгеләргә бары тик елмаю гына бүләк итеп тора. Киләчәктә дә сәламәтлек белән куанычлы гомерләр насыйп итсен Аллаһы Тәгалә.

Тулырак язманы газетабызның алдагы саннарында укырсыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X