Районда ир-атлар бәйрәм итәләр

Халыкара хатын-кызлар көне 8 Мартта икәнен һәркем белә. Ә менә Бөтендөнья ир-атлар көне турында күпме кеше белә икән? Әлеге бәйрәм 2000 елда Михаил Горбачев тарафыннан тәкъдим ителде һәм бөтен дөньяда ноябрь аеның беренче шимбәсендә билгеләп үтелә башлады.
Бу көнне ир-атлар хатын-кызлардан, беренче чиратта, игътибар көтә. Әгәр хатын-кыз чын күңелдән игътибар күрсәтсә, ир-ат өчен ул иң зур бүләк була.
Без ир-атларны бәйрәмнәре белән котлыйбыз һәм бар очракта да чын ир-егетләр булып калуларын телибез.
Нет комментариев