Сарманда Гөлшат Вәлиева 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Сарманда яшәүче хөрмәтле класс җитәкчебез Вәлиева Гөлшат Харис кызының 29 октябрьдә - 55 яшьлек күркәм юбилее.
Хөрмәтле Гөлшат Харисовна! Сезне гомер бәйрәмегез белән ихластан тәбрик итәбез. Кешелекле, мөлаем, ярдәмчел, сабыр, тырыш укытучы Сез. Балаларыбызга белем биреп, акыллы киңәшләр белән ярдәм иткәнегез өчен, без сезгә зур рәхмәтлебез. Киләчәктә дә саулык-сәламәтлек, бәрәкәтле озын гомер, җан тынычлыгы, рух күтәренкелеге, гаилә иминлеге телибез. Алдагы тормышыгыз да кадер-хөрмәттә, бәхеттә-шатлыкта, күп сөенечләрен белән үтсен.
Ихтирам белән, Сарман гимназиясенең 2 «А» сыйныф укучылары, әти-әниләре.
Нет комментариев