САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Йөгерек чишмәләргә тиңдер сез

11 марта 2012, 04:38

977

0

0

Йөгерек чишмәләргә тиңдер сез

Авылның ул яши торган җиреннән ерак түгел бер чишмә бар. Чишмәләргә килгәндә, Урсалбашка табигать аларны бик күп биргән: каршыда галәмәт зур башлы әкият бабае кебек җәйрәп яткан Суыр тау итәкләреннән узганда, адым саен чишмәләргә очрыйсың. Халык исемнәрен дә бик матур итеп кушкан. Ә Гөлфирәләр тирәсендәгесе Аркылы чишмә дип атала. Аны нигә алай дип атаганнардыр, моны төгәл генә әйтеп булмый. Мөгаен, язгы ташу вакытларын да исән-имин үткәргәнгә, урам халкын сусыз калдырмаганга, ташу аркылы чыгып та алып булганга, шулай димәделәр микән? Мин бу мөлаем, табигать хатын-кызга бирергә тиешле бөтен матурлыкны, асыл сыйфатларны үзенә җыйган ханымны да үзе туып-үскән Урсалбашның шул чишмәсенә охшатам. Чишмә кебек, тынгысыз, йөгерек уй-фикерле булуы, үзе артыннан башкаларны да ияртә алуы белән сокландыра ул. Гап-гади авыл кызы үз көче, тырышлыгы белән еллар буе осталык, тәҗрибә туплый-туплый, шундый зур дәрәҗәләргә ирешкән, һәркөнне, һәркемгә кирәк-терәк булып яши, эшли икән, аны ничек итеп шул мул сулы чишмә белән чагыштырмыйсың?
Гомер буе диярлек сәүдә эшендә, аннан колхозның төзүчеләр бригадасында эшләгән Сөнгать абзыйның иң яраткан төпчек кызы була ул. Балалар ишле, сугыштан кулы яраланып кайткан гаилә башлыгы, Маһирә апа көне-төне эштән кайтып кермиләр. Сугышка кадәр туган Гөлсинә, Дахия исемле туганнары, үз тормышларын кора. 1942 нче елгы Илдус, аннан соң дөньяга килгән Сирина, Альбина, Гөлзира, Илдар да туган оядан китеп, гаиләле, башлы-күзле була. Язмыш юллары Сөнгать абый балаларын Самара, Украинага кадәр илтеп җиткерә, Татарстанның Биектау, Арча якларына илтә... Чират - төпчек бала Гөлфирәдә. Мәктәптә укыганда ук, башкалардан тырышлыгы белән аерылып торган, сәләтле кызларын бишенче класска ерак түгел Михайловка авылына күчерәләр. Заманасы шундый, урысча да нык белергә кирәк! Урсалбаш кызы бик үҗәт бит: башта кыенрак булса да, аннан алдырып китә, Михайловканың үз балаларыннан да остарак итеп, сөйләшә, аралаша башлый, талантлары ачыла. Кем белә, бәлки аннан бер дигән сәхнә кешесе, артистка да чыгар иде: Гөлфирә концертларда шигырьләр укыганда, моңлы итеп җыр сузганда, бөтен халык тын кала, аның тавышы аһәңенә соклана. Шуңадырмы, ул, мәктәпне тәмамлагач, берара авыл клубында эшләп ала. Абыйсы Илдар яши торган Биектау районына китеп, укытучы булып эшли. Хәер, математика фәнен мәктәптә үк аннан да ныграк яраткан, яхшы үзләштергән укучы булмагандыр. 7 нче сыйныфта укыганда, укытучысы, үзе күченеп киткәндә, аны якын итеп, бу фәнгә нык тартылган укучысына мәктәпкә бердәнбер булган геометрия китабын бүләк итеп калдыра. И-и, шунда сөенгәннәре кызның. Бүген дә ул әлеге хатирәләрне сагынып искә ала. Кем белә, бәлки, шушы китап аңа киләчәккә юллама булгандыр. 1979 нчы еллардан ук шушы һөнәрне үз итеп, мөгаллимлек юлыннан киткән Гөлфирә Сөнгать кызын ул эшләгән һәр коллективта яраталар. Читтән торып, Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаган белгеч Сөләй, Җәлил мәктәпләрендә эшли. Һәрвакыт актив, яңалыкка омтылучы укытучыны - директорның тәрбия эшләре буенча урынбасарын поселокта да тиз күреп алалар: аны поселок Советы рәисе урынбасары итеп чакыралар. Җәлилнең төп яшәеш проблемаларын хәл итүдә, халык мәнфәгатьләрен кайгыртуда Гөлфирә Сөнгать кызы башлап йөри. Аннан - поселок Советы рәисе, гимназия директоры... Шулар өстенә күпме җәмәгать эшләре. Аның күңелле, матур итеп, Сабантуйларын алып баруларын Җәлил халкы әле бүген дә хәтерлидер. Гомумән, кайда гына эшләсә дә, үз вазифасын җиренә җиткереп, һәр кешенең күңеленә үтеп кереп, белеп, яратып башкара ул. Моннан 7 еллар элек район башлыгы һәм район Советы рәисе урынбасары вазифасын нәкъ менә аңа ышанып тапшырып, Нәфис Абдулкасыймович та, депутатлар да бер дә ялгышмадылар.
Мин, авыл җирлеге башлыгы, даими комиссия рәисе буларак, Гөлфирә Сөнгатовна белән еш аралашам, еш күрешәм. Очрашкан саен, аның эшлеклелегенә, һәр тармакны биш бармагыдай яхшы белүенә, райондагы, республикадагы бөтен яңалык-үзгәрешләрдән хәбәрдар булуына таң калам. Сарманда әле күпләр татлы йокыларыннан яңа гына уянып килә, ә ул - эш урынында. Әлмәт районының Урсалбашы белән ике ара - якын түгел, тик Гөлфирә иртә торырга күнеккән: кеше эш сәгате башлаганчы, район башлыгы урынбасары инде кабинеты янына җыела башлаган беренче килүчеләрне кабул итә. Нинди проблемалар белән керсәң дә, Гөлфирә Сөнгатовна игътибар белән тыңлый, кешегә дөрес юнәлеш бирә, ничек тә ярдәм итәргә тырыша. Башы-аягы белән эшкә чумган, һәрвакыт нидер уйлап-планлаштырып йөргән бу ханымга карап, сокланмый мөмкин түгел. Бу заманның кайбер ирләренең кулыннан килмәгән эшләрен дә башкару сәләте әле кемнәрдә бар... Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: барлык районнар арасында безнең районның су скважиналарына лицензияне беренчеләрдән булып алуына ирешүдә тынгысыз җитәкченең роле зур булды. Гөлфирә Сөнгатовна район тормышы алга китсен, анда гомер итүче кешеләр рәхәт, тыныч, матурлыкта яшәсен өчен, бөтен көчен, тырышлыгын куя. Аның җитәкчелегендә район территориясендә халык өчен бик күп кирәкле эшләр башкарыла. Авыллар ямьләнә, урамнар тәртипкә китерелә, чишмәләр яңартыла, тормышка матур яңалыклар кертелә. "Матурлык үзебез өчен кирәк. Монда безгә яшисе, безгә тормыш көтәсе бит", - дип еш кабатлый ул. Гөлфирә Сөнгатовна чәчәкләр ярата. Чәчәкләр - яшәеш чыганагы бит, алардан, чыннан да, тирә-юньгә наз, матурлык, сафлык тарала. Җәлил бистәсенең дә элек-электән шундый гүзәллеккә төренеп утыруында аның өлеше зур. Аның башлангычын хуплап, хәзер районыбыз гөлләр иленә әверелә бара. Әлбәттә, тырышлык, сабырлык, зур тәрбия сорый бу нәфис эш. Ә бактың исә, җырлы-моңлы якның сандугачларына кунып сайрар тирәк янына күз явын алырлык, хуш исле чәчәкләре дә кирәк, шуны тели күңел-йөрәк.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев