Районда ел башыннан 250 нче бала туды

"Көзге игелек атнасы " акциясен үткәрү кысаларында, 14 сентябрь көнне Сарман бала тудыру йортында тантана булды. Бәхетле Эльвир һәм Гөлназ Латыйфуллиннар икенче сабыйларына Дилә исемен бирделәр. Ул быел районда 250 нче бала булып теркәлде. Аларны каршыларга якыннары, туганнары һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе килгәннәр иде. Яшь әти-әнине, әби-бабайларны котлап, Гөлчәчәк Вәлишина аларга сәламәтлек, гаилә бәхете, тигезлек теләде.
Нет комментариев