Сарман районы имам-мөхтәсибе Сәид хәзрәт Хаков Корбан бәйрәме белән тәбрикли

Хөрмәтле райондашлар! Сезне чын күңелдән Бөек Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм.
Гасырлар буена сакланып килгән гореф-гадәтләребез, милли үзаң һәм мәдәни мирасыбыз Ислам дине белән тыгыз бәйләнештә яши. Корбан бәйрәме, ислам динендәге башка бәйрәмнәр кебек үк, күркәм эшләр кылуга, рухи чисталыкка ирешүгә өнди, мөселманнарны берләштерә. Ул игелеклелек, башкалар хәленә керә белү кебек төшенчәләрне тирәнрәк аңларга ярдәм итә, кешелеклелеккә, игътибарлы булырга өйрәтә.
Хөрмәтле райондашлар! Аллаһы Тәгалә бу бәйрәмебездә барыбызга да бәхет-сәгадәт, тынычлык, саулык-сәламәтлек, рухи кыйммәтләрне ныгытуга ярдәмен бирсә иде! Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!
Ихтирам һәм изге догалар белән,
Сарман районы имам-мөхтәсибе Сәид хәзрәт Хаков.
Нет комментариев