Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Корбан бәйрәме белән котлый

12 сентябрьдә без Исламның иң төп бәйрәмнәренең берсе булган Корбан гаетен билгеләп үтәбез. Әлеге бәйрәм һәрберебезнең күңелендә иман нурын арттыра, изгелекләргә омтылу хисләрен уята.
Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, районыбызда рухи тәрбия көчәя бара, иман юлына кайту нык сизелә. Мәчетләргә яшьләрнең күпләп килүе аеруча сөендерә. Дини бәйрәмнәребезгә игътибар артканнан-арта бара. Корбан бәйрәме хак дин юлындагы һәр кеше өчен аерым әһәмияткә ия. Ул күңел чисталыгын белдерә, кешеләрне якынайтуга хезмәт итә, үзара хөрмәт һәм шәфкатьлелек хисләре тәрбияли. Мохтаҗларга ярдәм итеп, без аларны тернәкләндереп җибәрәбез, шатлык өләшәбез, игелек-шәфкатьлелек орлыклары чәчәбез.
Хөрмәтле райондашлар! Сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм. Ул якты өметләр, күңелләребезгә бәхет һәм мәрхәмәт нуры өстәсен, һәркайсыбызга җан җылысы, шатлык һәм муллык бүләк итсен. Дөньяларыбызга тынычлык, барыбызга да исәнлек-саулык һәм бәрәкәт телим.
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.
Нет комментариев