САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

Сарман район үзәк хастаханәсе

Сарман район үзәк хастаханәсе
  • Тасвирлама:

    Районда халыкка медицина ярдәмен 128 койка-урынлы 3 стационар күрсәтә. Алар Сарман, Җәлил һәм Саклаубаш хастаханәләре базасында эшли. Сарман район үзәк хастаханәсендә 60 урынла көндезге стационар эшли. Хастаханәдә терапия, хирургия, гинекология-акушерлык, балалар, неврология, йогышлы авырулар һәм реанимация бүлекләре бар.

  • Эш вакыты:

    дүш-җом 08:00 — 18:00

  • Телефон:
    • +7 (85559) 2-44-54
  • Адресы:

    Сарман авылы, Куйбышев урамы, 88 йорт

60 урынлык көндезге стационар, 3 поликлиника эшли. 2024 ел башына районда 537 медицина хезмәткәре исәпләнде. Аларның 72 се – табиблар, 273е – урта, 56сы – кече медицина персоналы. Тарих битләреннән Архив документларыннан күренгәнчә, 1920 нче елларда Чаллы кантонында 1 амбулатория, 5 хастаханә була. 1927 елга хастаханәләр саны – 10га, амбулаторияләр саны 6га җитә. 1925 елда халык ярдәме белән Сарман халык хастаханәсенең бер катлы таш бинасы төзелә башлый. 1930 елда район оешкан чорда районыбызда 2 хастаханә исәпләнә. 1955 елда Кәүҗияктә күмәк хуҗалык бала тудыру йорты төзелә, соңрак аны Ләке һәм Иске Кәшер авылларында да ачалар. 1963-1965 елларда районда халыкка 127 ФАП хезмәт күрсәтә. Сарманда яңа өч катлы стационар һәм поликлиника төзүне Игнатьев Михаил Федорович башлап йөри. Алар 1977 елда төзелеп бетәләр. 1972 елда Җәлил шифаханәсе төзелә башлый. Ул 1975 елда ачыла. Бу вакытта баш табиб булып Әдип Габдрахман улы Ибраһимов эшли. 1992 елда 50 урынга исәпләнгән ике катлы Саклаубаш участок хастаханәсе ачыла. 2003 елда Җәлил эшчеләр поселогында кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән поликлиниканың яңа бинасы ачыла. 2007 елның ноябрендә Сарман авылында җиткерелгән яңа поликлиника да авыруларны кабул итә башлый.