САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

М.Г.Йөзлебаев исемендәге Җәлил музыка мәктәбе” муниципаль бюджет өстәмә белем бирү мәктәбе

М.Г.Йөзлебаев исемендәге Җәлил музыка мәктәбе” муниципаль бюджет өстәмә белем бирү мәктәбе
  • Эш вакыты:

    20.00 сәгатьтә ябыла

  • Телефон:
    • +7 (85559) 6-76-16
  • Адресы:

    Сарман районы, Җәлил поселогы, Җиңүнең 30 еллыгы урамы, 2/1 йорт

М.Г.Йөзлебаев исемендәге Җәлил балалар музыка мәктәбе нәфис-эстетик юнәлештәге өстәмә белем бирү учреждениесе булып тора. Мәктәп эшчәнлеге шәхесне үстерү, һөнәр сайлау, 6-18 яшьтәге балаларның иҗади хезмәте өчен тиешле шартлар булдыруга, музыкаль сәләтләрен ачыклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән. Мәктәп укытуны түбәндәге музыка сәнгате өлкәсендә өстәмә һөнәр алды гомуми белем бирү программалары буенча алып бара: 1. «Фортепиано» (уку вакыты – 8 ел); 2. «Хорда җырлау» (уку вакыты – 8 ел); 3. «Кыллы инструментлар. Скрипка» (уку вакыты – 8 ел); 4. «Халык инструментлары. Баян. Гитара» (уку вакыты – 8 ел); 5. «Тынлы һәм бәрмә инструментлар. Труба. Саксофон. Кларнет. Флейта» (уку вакыты – 8 ел); 6. «Халык инструментлары. Баян. Гитара» (уку вакыты – 5 ел); 7. «Тынлы һәм бәрмә инструментлар. Флейта. Труба. Баритон» (уку вакыты – 5 ел). Мәктәп Фортепиано», «Баян», «Гитара», «Вокал» буенча музыка сәнгате өлкәсендә өстәмә гомуми үстерү программаларын гамәлгә ашыра. Уку вакыты – 3 ел. «Труба», «Саксофон», «Флейта», «Курай» буенча – 4 ел. Балаларга өстәмә белем бирү түбәндәге программалар буенча тормышка ашырыла: 1. «Гомуми музыкаль тәрбия. Фортепиано» (уку вакыты – 7 ел); 2. «Гомуми музыкаль тәрбия» (уку вакыты – 1 ел). Мәктәптә поселок балалары гына түгел, якын-тирә авыллардан да балалар укый. Мәктәп коллективлары – “Экспромт” балалар тынлы оркестры (җитәкчесе – Ханнанов Ф.Ф.), “Шатлык” татар инструменталь ансамбле (җитәкчесе – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гинатуллин Ф.В.), “Кәеф” татар вокаль ансамбле (җитәкчесе – Нуретдинова Л.С.), “Өмет” гармунчылар ансамбле (җитәкчесе – Йөзлебаева Р.М.) – Җәлил поселогы һәм Сарман районының горурлыгы. Мәктәп укучылары һәм иҗади коллективлар – региональ, республика, Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар һәм фестивальләр лауреатлары.