САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

Илһам Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбе

Илһам Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбе
  • Тасвирлама:

    Сарман балалар сәнгать мәктәбенең укыту һәм иҗат эшчәнлеге балаларга музыка һәм эстетик тәрбия бирүгә юнәлтелгән. Укучылар өстәмә нәфис-эстетик – музыкаль, хореографик, сынлы сәнгать һәм декоратив-кулланма юнәлештәге укыту программалары буенча укытылалар.

  • Эш вакыты:

    08.00-20.00

  • Телефон:
    • 8-85559-2-52-54
  • Адресы:

    Сарман районы, Сарман авылы, Ленин урамы, 31 йорт

Мәктәп 1995 елда Сарман музыка һәм рәсем мәктәпләре базасында булдырыла. Аны ике катлы йортның тар гына бүлмәсендә скрипач Анатолий Павлович Шинко оештыра. Соңрак мәктәп әлеге йортның икенче катына күчерелә, ә аның беренче каты элегрәк клуб буларак файдаланылган була. Беренче катта Тәлгать Хәбибуллин җитәкчелегендәге рәсем мәктәбе урнаша. 2005 елда Сарман сәнгать мәктәбенең 312 укучыга исәпләнгән һәм 224 урынлы концерт залы булган яңа бинасы файдалануга тапшырыла. Бүгенге көндә мәктәп укучылары, районда гына чыгыш ясау белән чикләнмичә, «Татар моңы» эстрада сәнгате, «Жырлы-моңлы балачак», «Сандугач сайрар илем», «Созвездие-Йолдызлык», «Ватан» яшьләр фестиваль-конкурсы кебек республикакүләм һәм халыкара дәрәҗәле бәйгеләрдә катнашалар һәм җиңүләр яулыйлар. Алинә Прокофьева, Рәмилә Зиннәтуллина, Розалия Талибуллина, Рузилә Бәдертдинова и башкалар күпмилләтле республикабызга Сарманның чын-чынлап җыр ягы икәнен тагын бер кат расладылар. Яшь талантлар башка төбәкләрдә һәм хәтта чит илләрдә дә танылырга өлгерделәр. Ә инде укучылар тарафыннан иҗат ителгән кул эшләрен күргәзмәләрдә һәм ярминкәләрдә бик теләп алалар. 2019 елда мәктәпкә татар эстрадасы легендасы – Татарстан Республикасының халык артисты, Россиянең халык һәм атказанган артисты, ТРның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировның исеме бирелә. Мәктәп укучылары ел саен үзләренең белемнәрен һәм күнекмәләрен төрле дәрәҗәдәге конкурсларда, фестивальләрдә, олимпиадаларда һәм күргәзмәләрдә раслыйлар – лауреат һәм дипломант исемнәренә лаек булалар. Ә педагогик коллектив даими рәвештә эшнең яңа алымнарын эзли, мәдәният һәм сәнгатьтәге заманча тенденцияләргә йөз тота.