САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

Сарман районының Җәлил Мәдәният сарае

Сарман районының Җәлил Мәдәният сарае
  • Тасвирлама:

    Сарман районының Җәлил Мәдәният сараена 1974 елда Муса Җәлил исемендәге Техника йорты буларак нигез салына. Юнәлешләре: вокаль, хореография, театраль.

  • Эш вакыты:

    08:00 — 22:00

  • Телефоннар:
    • +7 (85559) 31-017
    • +7 (85559) 31-018
  • Адресы:

    Җәлил поселогы, Җиңүнең 30 еллыгы урамы, 6 йорт

Мәдәният сарае – поселокның мәдәни ял итү урыны. Анда шулай ук Дан музее һәм китапханә урнашкан. Мәдәният сараенда массакүләм мәдәдни чаралар – бәйрәмнәр, тематик кичәләр, конкурслар, концертлар, күргәзмәләр, күңел ачу һәм уен программалары үткәрелә. Халык өчен төрле юнәлештәге түгәрәкләр, клуб формированиеләре, төрле берләшмәләр эшли. Мәдәният сарае базасында түбәндәге иҗат коллективлары эшләп килә: – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гатиятуллина Нәвия Рәүдәт кызы җитәкчелегендәге «Дуслык» вокаль һәм «Ядкарь» гармунчылар ансамбльләре; - Гурешидзе Яна Константиновна җитәкчелегендәге «Йолдызларга юл» халык вокаль студиясе; - Гамирова Вероника Бари кызы җитәкчелегендәге «Апрель» халык бию ансамбле; - Латыйпова Равия Әхмәтзыя кызы җитәкчелегендәге «Барслар» эстрада биюе студиясе; - Садыйкова Аделя Айдаровна җитәкчелегендәге «Карамель» хореография коллективы; - Ваһапов Рәсим Рәис улы җитәкчелегендәге J crew бию коллективы; - Фәрхетдинов Александр Илгиз улы җитәкчелегендәге «Подъезд» рок-студиясе һәм «Галерка» театр студиясе. Җәлил Мәдәният сараеның иҗат коллективлары – Бөтенроссия, халыкара һәм төбәкара конкурс һәм фестивальләренең даими катнашучылары.