САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

“Җәлил балалар сәнгать мәктәбе” өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

“Җәлил балалар сәнгать мәктәбе” өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
  • Эш вакыты:

    18.00 сәгатьтә ябыла

  • Телефон:
    • +7 (85559) 6-76-24
  • Адресы:

    Сарман районы, Җәлил поселогы, Ленин урамы, 21 йорт

Җәлил балалар сәнгать мәктәбенә 1979 елда нигез салына һәм ул балаларга өстәмә белем бирү учреждениесе булып тора. Бүгенге кырыс заманда кеше күңелен бары тик чын хисләр, чын сәнгать кенә җылыта ала, дип саныйлар биредә. Коллективның төп бурычы – укучыларда иҗади сәләт, мөстәкыйль рәвештә образлы фикерләү осталыгы тәрбияләү. Болар үсеп килүче буынны рухи яктан тәрбияләргә ярдәм итәләр. Мәктәп дөнья һәм Россия мәдәниятенең иң яхшы традицияләре, коллективның бай тәҗрибәсе нигезендә эшли. Биредә – балалар иҗатының аерым дөньясы, якты төсләр һәм гаҗәеп фантазия. Диварларга кыйммәтле келәмне, күп төсләрдән торган мозаиканы хәтерләткән эшләр эленгән. Укучылар бик күп балалар иҗаты күргәзмәләрендә катнашалар, дәрәҗәле халыкара, Бөтенроссия, республика һәм региональ конкурсларда дипломант исеменә лаек булалар. Мәктәптә сынлы сәнгать буенча рәсем, сынлы сәнгать, станок композициясе, декоратив-кулланма композиция, сәнгать тарихы кебек предметлар укытыла. Ә күргәзмә залында алар рәссам-профессоналларның картиналары белән таныша алалар, белемнәрен арттыралар. Мәктәпне тәмамлаучылар арасында сынлы сәнгать юлыннан китүчеләр шактый. Аларның күпчелеге күренекле рәссамнар, архитекторлар, дизайнерлар һәм педагоглар булып өлгерәләр һәм алар белән коллектив хаклы рәвештә горурлана. Мәктәпнең ишекләре рәсем ясарга һәм без яши торган дөньяның матурлыгын күрергә өйрәнергә теләүче балалар өчен һәрвакыт ачык.